Кама һәм Әлмәт зоналарында югары белем ролен арттыру зарур - Рөстәм Миңнеханов

2016 елның 19 августы, җомга

Бүген республиканың Кама һәм Әлмәт зоналарында югары белем ролен арттыру зарур. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаешта республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

"Моның өчен әйдәп баручы вузлар базасында кадрлар әзерләү һәм тикшеренү эшләре уздыру өчен заманча белем бирү һәм инжиниринг үзәкләрен булдыру кирәк", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Бу Яр Чаллыда Машина төзү, Түбән Камада нефть химиясе, Әлмәттә нефть һәм газ чыгару үзәкләре. Президент урта белемнең төп бурычлары сыйфат һәм үтемлелек булуын билгеләп үтте. "Бу юнәлештә белем бирү оешмалары челтәрен үстерү, Татарстан мәгарифе стандартларын анык аңлау, төп мәктәпләрнең нык системасы булу, коррекцион мәгарифнең адекватлыгы, коллективның бердәмлеге, укучыларда лидерлык сыйфатларын тәрбияләү зарур. Иң мөһиме - белем бирү сәясәте белән идарә итүчеләрнең, педагогик составның мөстәкыйль яктан камилләшүгә омтылуы", - диде ул.

"Татар-информ" МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International