2016-2017 елда Россиядән читкә чыгарылган ашлык 40 млн тоннага җитәргә мөмкин, аерым алганда бодай - 26-30 миллион тонна дип белдерде Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Агросәнәгать базарларын көйләү департаменты башлыгы Владимир Волик.
"Фаразлау күрсәткечләре узган елга караганда күбрәк. 40 млн тоннага кадәр чыгу турында фаразлана", - диде Волик журналистларга.
2015–2016 авыл хуҗалыгы елында (2015 ел июленнән 2016 ел июненә кадәр) Россия 33,893 миллион тонна ашлыкны читкә чыгарган, анда 24,604 миллион тонна бодай да кергән. Россия күрсәткечләр буенча АКШын һәм Канаданы куып җиткән.
2016 елда бөртеклеләр уңышы буенча министрлык фаразларында 106-110 миллион тонна дип белдерелгән. Узган ел Россиядә саф авырлыкта 104,8 миллион тонна ашлык җыеп алынган, шул исәптән - 61,8 миллион тонна бодай.
"Татар- информ" МА (Гөлүзә Василова әзерләде).