Узган атнада Татарстанда яшәү минимумы күләме арткан

2016 елның 19 августы, җомга

Узган атнада Татарстанда яшәү минимумы күләме 0,65 процентка (яки 42 сум 60 тиен) арткан һәм 6568 сум 01 тиен тәшкил иткән. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.

Шул ук вакытта республикада яшәүчеләрнең азык продуктларына чыгымнары 0,47 процентка (яки 14 сум 36 тиен) кимегән һәм 3045 сум 74 тиен тәшкил иткән. Азык-төлек булмаган товарларга чыгымнар 270 рублей 47 тиен тәшкил иткән.

Шулай ук кулланучыларның минималь бюджеты күләме 0,16 процентка (яки 21 сум 70 тиенгә) арткан. Ул 13 мең 883 сум 11 тиен тәшкил иткән.

"Татар-информ" МА

(Гөлүзә Василова әзерләде).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International