Льготалардан файдаланучыларга дару өчен 1,5 млрд сум биреләчәк - Медведев

2016 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Россия хакимияте ташламадан файдаланучыларга дару һәм инвалид балалар өчен дәвалау үзлегенә ия азык сатып алуга 1,5 миллиард сум, шулай ук миллиард сум чамасы троллейбус һәм трамвай җитештерүчеләргә бүлеп бирә, дип белдерде бүген Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев. Бу хакта "РИА Новости" яза.

"Барыннан да элек ташламадан файдаланучыларны дару препаратлары, медицина эшләнмәләре белән тәэмин итү өчен өстәмә акча турында сүз бара. Моннан тыш, акча инвалид балаларга дәвалау үзлегенә ия азык сатып алу өчен кирәк. Бүген 1,5 миллиард сум чамасы бүлеп бирелә", - диде Медведев хөкүмәт утырышында.

Моннан тыш, җир өсте җәмәгать транспорты җитештерүчеләргә акча бүлеп биреләчәк дип билгеләп үтте ул.

"Миллиард сум чамасы троллейбус һәм трамвай җитештерүчеләргә бирелә. Бу шәһәрдә заманча техника, җәмәгать транспорты күбрәк булсын өчен кирәк, ә җитешетрүчеләр аны ташлама белән сатачак, компенсация федераль бюджеттан субсидия буларак түләнәчәк", - диде премьер.

Аның сүзләренчә, бу өстәмә 110 берәмлек җир өсте электротранспорты сатып алу мөмкинлеге бирәчәк - 80 троллейбус һәм 30 трамвай.

"Татар-информ" МА

(Гөлүзә Василова әзерләде).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International