Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремленең Вәкиллекле корпусында Татарстан Республикасы Куркынычсызлык советының, ТРда хокук тәртибен тәэмин итү буенча координацион киңәшмәсенең, ТРда террорчылыкка каршы һәм ТРда Коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссияләренең киңәйтелгән уртак утырышын уздырды.
Утырышта шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципалитетлар башлыклары, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре катнашты.
“Татарстанда кабул ителгән аквакультураны үстерү программалары эшләми. Бу өлкәдәге проблеманы хәл итү белән федерациянең һәм республиканың күп кенә контрольлек органнары шөгыльләнә. Алар 20дән артык. Һәркайсы үзенең җаваплылык участогында эшләп җиткерми. Гамәлдә координацияләү юк. Килеп туган хәл су биоресурсларын чыгару һәм эшкәртү процессларын оештыруда тәртип урнаштыруга юнәлтелгән кичектергесез һәм системалы чаралар күрүне таләп итә”, - дип белдерде чыгышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Биредә сүз сулыкларга бай республиканың балык запасларын урлау һәм юк итү турында бара. Куйбышев сусаклагычы гына да Иделдә зурлыгы буенча – беренче, һәм дөньяда – өченче. “Шул ук вакытта су биологик ресурсларын чыгаруның күләме турында гамәлдә белешмәләребез юк. Татарстанда ел да промысел ысулы белән рәсми 3,5 мең тоннан балык тотыла. Эксперт бәяләве буенча, шул ук вакытта яшерен товар әйләнеше чынлыктагыдан берничә тапкырга артык. Ул 3 мәртәбә дә, 5 тапкыр да артык булырга мөмкин. Моннан тыш, республиканың балык эшкәртү инфраструктурасы юк һәм чималны төбәктән читкә эшкәртүгә озатып, өстәмә кыйммәт булдырмый”, - дип билгеләп үтте ТР Президенты.
Узган елда гына да законсыз промысел өчен 1663 кеше тоткарланган һәм административ җаваплылыкка тартылган, законсыз балык тотуда кулланылган 3 меңнән артык корал тартып алынган. “Шулай булуга карамастан, проблема гаять зур, һәм бу мәсьәләне хәл итү түгел әле. Елга буйларында законсыз балыкчы станнары барлыкка килә тора, еш кына алар җинаятьчел даирәдәгеләр өчен яшеренү урыны була. Браконьерлык сәбәпләренең берсе - законсыз тотылган балыкны сатып алу оешмаларының контрольсезлеге”, - дигән фикердә Рөстәм Миңнеханов.
Татарстанда балык белән сәүдә итү гамәлдә оештырылмаган. Законсыз тотылган балык еш кына транспорт күп йөргән трассалар буенда сатыла.
Биотөрлелеккә һәм балыкның гомуми санына браконьерлык кына түгел, җитештерү калдыклары белән сулыкларны пычрату һәм руда булмаган казылмалар – ком-таш катнашмаларын һәм ком чыгару да тискәре йогынты ясый. Уылдык чәчү урыннарын бетерү һәм контрольсез балык тоту чирек гасыр эчендә сулыкларда чөгә (стерлядь) балыгы санын 10 тапкырга киметте.
“Бүген Татарстанда балыклар санын компенсацион арттыруның камил системасы кирәк. Булган балык хуҗалыклары үзләренең ресурсларын файдаланмый”, - дип өстәде республика лидеры.
Ресурслар чыгаруга хокук алган оешмалар, алмашка берни бирмәстән, табигать байлыкларыннан файдаланалар гына. Яшь балыкларны үрчетеп сулыкларга кайтару системасы эшләми диярлек.
Республиканың тереклек дөньясын саклау һәм файдалану идарәсе башлыгы Федор Батков утырыштагыларны тынычландырырга ашыкты. Вазгыять әле критик ноктада түгел дип саный ул. “Күл һәм елга балык хуҗалыгы институтының Татарстан бүлеге белешмәсе буенча, балык запасы тотрыклы һәм канәгатьләнерлек хәлдә, моны фәнни тикшеренүләр дә, Татарстан сулыкларында гомуми балык тоту статистик белешмәләре дә раслый. Республикада балык запасларын промысел ысулы белән тотуның уртача күләме 30 мең 500 тонна тәшкил итә. Татарстанның балыкчылык тармагы мөмкинлекләре файдаланышы 25 проценттан да артмый дип саныйбыз”, - дип хәбәр итте Батков.
Шул ук вакытта идарә башлыгы табигать байлыкларын саклау эшендә системалырак контрольлек кирәклеген раслый. Татарстан сулыкларында балык тотарга рөхсәт алган оешмаларга күбрәк игътибар бирү комачауламас, ди. Бүген республика сулыкларында күп кенә чит төбәкләр артельләре рәсми рәвештә эшли. Шулай булуга карамастан, балык эшкәртү предпариятиеләренә балык тапшыру буенча йөкләмәләрен барысы да үтәми яки, контрольсез күләгәдәге базар акчаларына ия булуны хуп күреп, өлешчә генә үти.
"Татар-информ" МА