Татарстанның ике проекты Ярославльдә "Тәм эзләп сәяхәт" гастрономия форумында катнаша

2016 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Татарстаннан ике проект - "Бик тәмле" ("Казан" сәяхәтләр бюросы) һәм "Туган авылым" милли комплексы 19-20 августта Ярославльдә "Тәм эзләп сәяхәт" халыкара гастрономия форумында катнаша. Бу хакта Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Форумны Россия Туризм буенча федераль агентлыгы һәм Ярославль өлкәсе Хөкүмәте оештыра. Чара "2011-2018 елларда Россия Федерациясендә эчке һәм күчмә туризмны үстерү" федераль максатчан программасы кысаларында милли туристлык продуктларын этәрү максатыннан үткәрелә.

Форумның максатлары арасында - Россиянең туристлык мөмкинлекләрен эчке һәм халыкара базарда этәрү, Россия төбәкләрендә гастрономия туризмын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу, Россия төбкәләренең гастрономия туризмы өлкәсендә иң яхшы проектларын презентацияләү, профессиональ фикер алышу мәйданчыгы булдыру, төбәк гастрономия брендларын формалашытру һәм этәрү буенча Россия һәм чит ил тәҗрибәсе белән уртаклашу.

"Татар-информ" МА

(Гөлүзә Василова әзерләде).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International