Ашлык экспорты Россиягә корал сатканга караганда күбрәк табыш китерә башлады – Д.Медведев

2016 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев бөртекле культуралар һәм тулаем авыл хуҗалыгы экспорты корал экспортыннан 25 процентка артты дип белдергән һәм “уңышның елдан ел артуына” басым ясаган. Бу хакта “Известия” яза. “Бу бик яхшы нәтиҗә һәм без моңа бик озак килдек”, - дигән ул.

16 август көнне Россия ашлык берлеге 2016 елда илдә рекордлы күләм икмәк җыелачагын фаразлый дип хәбәр ителгән иде. Аның күләме 114-116 млн тонна тәшкил итәчәк.

Моңа кадәр Россиядә ашлык җыю буенча рекорд 2008 елда куелган иде һәм ул 108,2 млн тоннаны тәшкил итте.

"Татар-информ" МА

(Гөлшат Ганиева әзерләде).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International