Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген “ЕВРОЦЕМЕНТ групп” холдингының “ЦемМаркет” сәүдә-логистика үзәген ачуда катнаша. Холдингның куәте торак, юллар һәм сәнәгать биналары төзүгә юнәлтелә, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Комплекс югары технологияле җиһазлар белән баетылган һәм аның үз тимер юллары, йөкне күчереп төяү базасы, ачык һәм ябык складлары бар.
Комплекс ачылу Татарстанның югары сыйфатлы цементка ихтыяҗын канәгатьләндерү, төзелеш чыгымнарын киметү мөмкинлеге бирәчәк.
Холдинг куәте 100 млн кв.м торак, 70 млн кв.м сәнәгать биналары төзү һәм 20 мең чакрым юл салу мөмкинлеге бирергә сәләтле.
"Татар-информ" МА
(Миләүшә Низаметдинова әзерләде).