Татарстанда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 1330,3 мең гектарда – чәчелгән барлык мәйданнарның 89 процентында җыеп алынган. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтында хәбәр ителә.
Тагын язгы арпаның 3 процентын суктырасы калган. Сабан бодае чәчүлек мәйданнарының дүрттән өчендә, карабодай мәйданнарының 17 процентында гына уңыш җыеп алынган.
Бөртеклеләр буенча урып-җыю кампаниясен тәмамлау алдында торган Әтнә районына Саба якынлашты. Анда мәйданнарның 99 проценты суктырылган. Урып-җыю темплары буенча шулай ук Биектау (98 процент), Зәй (96 процент) һәм Алексеевск (95 процент) муниципаль районнары республикада әйдәп баручылардан исәпләнә.
Тулаем ашлык 3,6 млн тонна җыелган. Арада бөртеклеләрдән иң күп уңыш алганы Буа районы санала - 155 мең тоннадан артык, ә уңдырышлылык ягыннан Зәй (37,1 ц/га) һәм Нурлат (36 ц/га) районнарына тиңнәр юк.
Карабодайдан быел бай уңыш алу белән Мамадыш (21 ц/га), Алексеевск (18,1 ц/га) районнары мактана ала.
"Татар-информ" МА
(Миләүшә Низаметдинова әзерләде).