Борискино авыл җирлегендә халык җыены узды

2016 елның 16 августы, сишәмбе

Бүген Борискино авыл җирлегендә халык җыены узды. Җыенда Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров, ТР «Динамо” физкультура- спорт җәмгыяте» дәүләт иҗтимагый оешмасы советы рәисенең киңәшчесе Ольга Павлова да катнашты.

ӘМР башкарма комитетын җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эш буенча урынбасары Алексей Грушин авыл җирлекләрендә башкарылган эшләр турында хисап тотты. Борискино авыл җирлеге башлыгы Җәмил Илалов 2015 елда һәм агымдагы елның 6 ае дәвамында биредә башкарылган эшләр турында сөйләде. Җыен авыл тормышында актив катнашканнарны бүләкләү белән тәмамланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International