Әлмәттә урамнарга яңа исемнәр бирелде

2016 елның 12 августы, җомга

Әлмәттә озакламый 9 яңа урам барлыкка киләчәк. 

Район Советының 10 нчы сессиясендә һәм шәһәр Советының 10 нчы утырышында депутатлар Урсалы һәм Түбән Мактамадагы урамнарга исем бирү буенча карар кабул итте. «Урсалы» микрорайонының көнчыгышында Яңарыш, Кырлай урамнары, Түбән Мактамада Шамил Надыров, Әнәс Шакирҗанов, Халыклар дуслыгы, Фестиваль, Йолдызлык, Яшел Үзән, Спорт урамнары барлыкка киләчәк. 

"Әлмәт таңнары" - Татмедиа

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International