Әлмәт ветераннарын ни борчый?

2016 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Бүген район башлыгы Айрат Хәйруллин һәм алтынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров “Ветеран” реабилитация үзәгендә булдылар.

Алар биредәге проблемалар, үзәкнең эшчәнлеге белән таныштылар. Әлмәттәге “Ветеран” үзәге 24 районга хезмәт күрсәтә. Ярымстанционар һәм стационарда барлыгы 98 койка урнаштырылган. Үткән ел биредә 1195 кеше дәваланган булса, быел инде 600 инвалид сәламәтлекләрен ныгыткан. 
Район башлыгы Айрат Хәйруллин өлкәннәрнең һәрдаим игътибар тоеп яшәргә тиешлеген әйтеп, аларны актив яшәргә, шәһәр һәм район чараларында, “Яшел фитнес”та катнашырга чакырды. Форсаттан файдаланып, өлкәннәр сорауларын бирергә ашыкты. Аларны пенсиянең аз булуы, бәяләрнең даими артып торуы борчый иде.

"Әлмәт таңнары" - Татмедиа

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International