Айрат Хәйруллин: «Планлы күрсәткечләр берсүзсез үтәлергә тиеш»

2016 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү максатыннан ТР Министрлар Кабинеты, ТР муниципаль берәмлекләр Советы, Әлмәт муниципаль районы арасында планга кертелгән күрсәткечләргә ирешү хакында килешү төзелгән иде. Бүген район башлыгы Айрат Хәйруллин рәислегендә башкарма комитетның зур залында җирле үзидарә органнарының нәтиҗәлелегенә багышланган киңәшмә булып узды. Икътисад, сәнәгать һәм сәүдә идарәсе җитәкчесе Светлана Лаптева үзенең докладында билгеләп узганча, күп кенә күрсәткечләр буенча Әлмәт республикада беренче позицияләрне алып тора. 2016 елның икенче кварталында гына да районга җәлеп ителгән инвестицияләр күләме 53, 53,2% тәшкил иткән. Хезмәт хакы уртача 38 281 сумга күтәрелгән. Халыкка хезмәт күрсәтүне портал аша оештыру да тиешле югарлыкта. Бу бигрәк тә торак –коммуналь хезмәтләргә түләүләрдә ачык чагыла. Әлеге төр хезмәтләр өчен югарыда әйтелгән рәсми дәүләт порталы аша эш йөртүчеләр барлык түләүчеләрнең 8,4% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International