“Петербург сәясәте” иҗтимагый элемтәләр үсеше фонды фикеренчә, Россиянең иң социаль-сәяси тотрыклы 10 төбәге арасында Татарстан беренче урында. Безнең республика, 8,3 балл җыеп, Якутияне (8,2) һәм Башкортстанны (8,0) узып киткән. 4 нче урыннан 10 нчы урыннарны Төмән, Кемерово, Белгород, Чукотка, Калуга, Магадан, Тамбов өлкәләре алган.
Узган ай белән чагыштырганда Татарстанның күрсәткечләре 0,1 баллга арткан.
Фонд июль аендагы позитив күренешләр дип түбәндәге күренешләрне саный: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Gruppo Cremonini Италия компаниясе вәкиле Луиджи Кремонини белән авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүе; “Химград”ка Advenira Enterprises Америка компаниясенең килү ихтималы; Патриарх Кириллның килүе; “КАМАЗ-Мастер” командасының “Ефән юл-2016” бәйгесендә җиңүе.
Июль аендагы күңелсез вакыйгалар исә түбәндәгеләр: Казанда полицейскийларның байкерлар белән ызгышы; “Газпром”ның Яшел Үзән, Алабуга, Әгерҗе районнарын газдан өзәчәге белән янавы; Яр Чаллыда казино ачуда гаепләнгән шәһәр советы депутаты Сергей Еретнев белән “Автозавод” полиция бүлеге җитәкчесе Адай Тлегеневларга карата суд процессы һәм Лаеш районы Макаров авыл җирлеге депутаты Петр Кузнецовның Ташкирмән авылындагы хачны кисеп аударуына кагылышлы низаг.
"Татар-информ" МА
(Рәмис Латыйпов әзерләде).