Фәрит Мөхәммәтшин: “Әлмәт шәһәре танымаслык булып үзгәрә”

2016 елның 1 августы, дүшәмбе

Бүген  Яшьләр үзәгендә  Әлмәт районы һәм шәһәре сайлау участогы   комиссияләре әгъзалары  белән  укыту семинары  үткәрелде. Аның эшендә  Татарстан Республикасы   Дәүләт Советы  рәисе Фәрит Мөхәммәтшин,  ТР  Үзәк сайлау  комиссиясе рәисе  Әгъзам  Гобәйдуллин,  ӘМР  башлыгы Айрат Хәйруллин  катнашты.  Чараны ачып,   Әгъзам Гобәйдуллин  2016 елның 18 сентябрендә  Россия Федерациясе  Дәүләт Думасы Федераль Собраниесенә  узачак сайлауларның иң олы сәяси вакыйга булуын билгеләде.  Әлеге сайлауларның төп үзенчәлеге  аларның катнаш формада узуында.  Депутатларның  225 е  бер мандатлы  сайлау  округыннан, калган 225 е  федераль округлардан сайланачак.  Сайлауларда 20 дән артык сәяси партия  катнашачак. Дәүләт Думасы  сайлауларында катнашу өчен республикада  42 депутат теркәлү узган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International