Аукцион сатулар турында белдерү

2016 елның 1 августы, дүшәмбе

Әлмәт муниципаль районы  башкарма комитеты  вакытлы күчмә сәүдә объектларын урнаштыру хокукын  сату буенча 2016 елның 29нчы августына  билгеләнгән  аукцион сатулар хакында хәбәр итә.

Бакча культураларын сату өчен  9 урын, туңдырма сату өчен  1 урын, тиз әзерләнә торган ризык сату өчен  2 урын сатуга куела.

Аукционда катнашу өчен гаризалар  Әлмәт шәһәре, Тукай урамы, 9 а йорт, 2нче кат, 1нче тәрәзәдә 2016 елның 29нчы июленнән 22нче августка кадәр  кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефон: 8(8553) 43-86-78.

Килешү үрнәге www.almetyevsk.tatar.ru. Әлмәт муниципаль районының рәсми сайтында “Булачак аукционнар һәм бәйгеләр турында”  бүлегендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International