Проект дәвам итә

2016 елның 31 июле, якшәмбе

«Культурная среда города» проекты әлмәтлеләргә яхшы яллар бүләк итте. “Шәмсенур” паркында узган татар эстрадасының популяр йолдызлары Рөстәм Асаев һәм Алсугөл концерты тамашачылар күңеленә хуш килде.

"Яшьлек" паркында «Брейкданс» бию төркеме, «Лира» җыр театры чыгышларын халык алкышлап каршы алды.

Гагарин урамындагы мәйданчыкта «Ветеран», «Сүнмәс йөрәкләр" халык хорлары 60–80 ел популяр җырларын башкардылар.

Чехов урамында «Мин яраткан Әлмәт» картиналар күргәзмәсе оештырылган иде.

Әдәби мәйданчыкта чын мәгънәсендә музыка һәм шигърият бәйрәме узды. Шигырь сөючеләр өчен Тамара Бочина, Алена Тутушкина, Роза Солтанова, Валентин Ларионов, Рузалина Хайбриевалар чыгыш ясадылар .

Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында узган «Элмэтем» халык бию ансамбле концерты тамашачыларны дәртләндерде.

Шәһәр пляжында исә пляж кросс-фит ярышлары үтте. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International