Июль аеның соңгы якшәмбесендә Россия моряклары традиция буенча үзләренең төп бәйрәмнәрен – Хәрби-диңгез флоты көнен билгеләп үттеләр.
Бүген Әлмәтнең “Мәңгелек ут” хәтер мемориалы каршында хәрби-диңгез флоты көненә багышланган митинг булып узды.
Котлау сүзләре белән Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, ветераннар советы рәисе Василий Самойлов, «Фарватер» клубы әгъзасы Юрий Медведев чыгыш ясады.
Һәлак булган морякларны мәңгелек утка чәчәкләр кую белән искә алдылар.