Бүген шәһәр пляжында INFITNO спорт клубы тарафыннан оештырылган кроссфит буенча чемпионат узды. Билгеләп үтәргә кирәк, кроссфит – спортта яңа юнәлеш.
Шушындый чемпионат шәһәребездә икенче тапкыр үткәрелә. Мероприятиенең максаты - кроссфитны, шул исәптән, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
INFITNO спорт клублары челтәре директоры Вадим Иванов, билгеләп узганча, быел кроссфит буенча чемпионаты шәһәр күлендә үткәрелергә тиеш, чөнки шәһәр күле – балалар, яшьләр һәм олыларның ял итү үзәге булып тора. Һәм ярышлар үткәрү өчен шәһәрдә иң яхшы урыннарның берсе.
Әлеге ярышларда 30 кеше катнашты, шуларның 6сы кызлар. Җиңүчеләр призлар һәм INFITNO спорт клубына абонементлар белән бүләкләнде.