Түбән Мактама алтын юбилеен билгеләп үтте

2016 елның 30 июле, шимбә

Моннан ярты гасыр элек Түбән Мактама авылы бистә итеп үзгәртелә.

Бүген ул заманча, алга киткән, төзек торак пунктларның берсе. Бистә җирлегендә 3 балалар бакчасы, 3 мәктәп, поликлиника, 2 музей, хәзер инде спорт комплексы да һәм Мәдәният йорты бар. Юбилейга багышланган чаралар Мәдәният йорты каршында узды. Бирегә район авылларыннан фольклор ансамбльләре дә килгән иде. Түбәнмактамалыларны район башлыгы Айрат Хәйруллин, ТРның балалар һәм яшьләр эше, спорт буенча министры Владимир Леонов, “Татнефть”нең генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, “Генерирующая компания” ААҖ генераль директоры урынбасары Хәмзә Баһманов, Ютазы районы башлыгы Рөстәм Нуриев һәм башкалар тәбрик итте. Җыр-бию, котлаулар кичен дә дәвам итте.

"Әлмәт таңнары" - Татмедиа

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International