Түбән Мактамада спорт комплексы ачылды

2016 елның 30 июле, шимбә

Түбән Мактамада Әлмәт алга киткән, тормыш итү өчен заманча барлык шартлар тудырылган төбәкләрдән санала. Шәһәр генә түгел, аның авыл-бистәләрендә дә күңелле үзгәрешләр байтак булып тора. Түбән Мактама бистәсендә спорт комплексы зур бәйрәм булды.

Бәйрәм рухы түбәнмактамалыларны шимбә, ял көне булуга да карамастан, иртән үк урамга җәлеп иткән. Бистәнең юбилейлы туган көне – 50 еллыгы шатлыклы вакыйгалар белән башланып китте.

Спорт комплекс ачылу биредә яшәүчеләр өчен, чыннан да, көтеп алынган вакыйга. Шуңа күрә олысының да, кечесенең дә бер-берсен котлавы, тантаналы ачылуга ашкынып килүе гаҗәп түгел. Спорт комплексын сорап түбәнмактамалылар моннан берничә ел элек “Татнефть” генераль директоры Наил Магановка мөрәҗәгать иткән булган. Бистәдә әлегә кадәр ике мәктәптәге спорт залы гына һәм бер универсаль спорт мәйданчыгы булган. Ниһаять, республика, муниципалитет теләктәшлеге һәм нефтьчеләрнең финанс ярдәме белән заманча спорт комплекс төзелеп файдалануга тапшырылды. Тантанага район башлыгы Айрат Хәйруллин, ТРның балалар һәм яшьләр эше, спорт буенча министры Владимир Леонов, “Татнефть” нең генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев һәм башка мәртәбәле кунаклар килгән иде. “Татнефть” бина төзеп кенә калмады, спорт җиһазлары алуга 1 миллион сумга сертификат та бүләк итте. 12 меңгә якын кешесе булган Түбән Мактама җирлегендә яшәүчеләргә хәзер балаларын шәһәргә йөртергә туры килмәячәк, биредә дә искиткеч, заманча шартлар тудырылган. Балалар гына түгел, зурлар да рәхәтләнеп шөгыльләнә ала.

"Әлмәт таңнары" - Татамедиа

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International