Әлмәт бергәлекләре сәламәт яшәү рәвеше өчен

2016 елның 29 июле, җомга

Бүген шәһәр пляжындагы җәйге кафеда төрле бергәлек вәкилләренең очрашуы булып узды. Әлеге чара 13 август көнендә үткәреләчәк физкультурниклар көненә багышланды.

Бу көнне махсус мәйданчыклар оештырылачак, мастер-класслар узачак.

«ТИСБИ» Университетының директор урынбасары Аида Тухбатуллина билгеләп узганча, шәһәрдә күбрәк ишегалды спорт төрләре булдыру күздә тотыла, бу, билгеле, яшьләр һәм яшүсмерләрне сәламәт яшәү рәвешенә тартуның бер юлы булып тора.

Айнур Абдулнасыров, LinguaLeo и LeveL90 нигез салучысы, «Идеяне ничек проектка әверелдерергә мөмкин» дигән темага мастер- класс үткәрде.

– Әлмәт – уникаль шәһәр, биредә төрле инициативаларны тормышка ашыру өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырылган, ди Айнур Абдулнасыров. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International