Яңа банкнотларда Казан символы өчен тавыш бирүнең икенче этабы

2016 елның 29 июле, җомга

Бу атнада твоя-Россия.рф сайтында булачак 200 һәм 2000 сумлык банкнотларына символ сайлау өчен тавыш бирүнең беренче этабы төгәлләнә.

Тавыш бирүдә 1 меңнән артык шәһәрнең 850 меңнән күбрәк кешесе катнашкан. Россия халкына 4,5 меңләп символ тәкъдим ителгән. 5 меңнән артык тавыш җыючылара рәтенә 31 шәһәрнең 43 символы кергән.

Өч символы булган бердәнбер шәһәр – Казан: Татарстан башкаласының Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете һәм Казан федераль университеты җиңү өчен көрәшә.

Бәйгенең икенче этабы 5 августта старт ала һәм 30 августка кадәр дәвам итәчәк. Өченче этап сентябрьдә башлана.

 

Җиңүчеләр 7 октябрьдә билгеле була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International