“2016 елның урта медицина һәм фармацевт белемле иң яхшы белгече” Бөтенроссия бәйгесенең икенче этабы төгәлләнде.
Икенче этап Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы конкурс комиссиясе тарафыннан уздырылды. Икенче этап нәтиҗәләре буенча 65 субъекттан 376 финалга чыгучы билгеләнде. “Иң яхшы акушер” номинациясендә җиңүче булып якташыбыз – Әлмәт перинаталь үзәкле балалар шифаханәсенең баш акушеркасы Гөлинә Шатобалова танылды. 14 июльдә Мәскәүдә Үзәк конкурс комиссиясендә бәйгегә йомгак ясалды.һәм барлык 8 номинацияләр буенча 24 призер ачыкланды. Гөлинә анда лаеклы рәвештә икенче урын яулады.
"Әлмәт таңнары" - Татмедиа