Агымдагы елның 1 июленнән Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында uslugi.tatarstan.ru балалар бакчасы өчен түләүгә төп һәм өстәмә компенсация билгеләү буенча хезмәт күрсәтү барлыкка килде, ягъни социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итмичә генә, гариза бирү һәм бу хезмәттән тулысынча электрон юл белән файдалану мөмкинлеге булдырылды. Моның белән бәйле рәвештә, балалар бакчасы өчен түләүгә төп һәм өстәмә компенсация билгеләү яки үзгәртеп билгеләү буенча заявкаларны портал аша җибәрергә киңәш итәбез.