Әлмәттә "Луч" телекомпаниясе 25 еллыгын билгеләп узды

2016 елның 25 июле, дүшәмбе

Телевизор барлыкка килгәннән бирле, ул һәр фатирда мөһим урын алып тора. Бигрәк тә аерым тапшырулар тирә-як мохит турында мәгълүмат чыганагы булып санала. Бу информацион яссылыкта Әлмәтнең “Луч” телекомпаниясе дә армый- талмый хезмәт итә.

Шәһәр паркында алар 25 нче тапкыр үзләренең туган көннәрен билгеләп уздылар. 1991 елда ачылып эшчәнлек алып баручы телекомпания шәһәр һәм район өчен чын мәгънәсендә яктылык нуры булды. Ике дистә елдан артык алар Әлмәт районы һәм шәһәре халкын мәгълүмат белән тәэмин итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International