Әлмәтлеләр бер көнлек хезмәт хакларын Болгар академиясе һәм собор төзелешенә күчерделәр

2016 елның 25 июле, дүшәмбе

Әлмәтлеләр көнлек хезмәт хакларын Болгар академиясе һәсм собор төзелешенә күчерделәр. Бер көнлек хезмәт хакларын күчереп, Республика тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу «Яңарыш»  фондына мәдәният һәм тарих объектларын торгызу – Болгар ислам академиясе төзелешенә һәм Казан Изге Анакай иконасы гыйбадәтханәсен торгызу өчен хәйрия чаралары җыюда катнаштылар. 

 
«Яңарыш» фонды 2010 елда Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгын, «Зөя утрау-шәһәрчеге» Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музее, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан башка тарих һәм  мәдәният һәйкәлләрен торгызу һәм үстерү, Татарстан Республикасы күп милләтле халкының тарихи, мәдәни һәм рухи традицияләрен саклау һәм үстерүгә ярдәм итүне оештыру максатларында оештырылган иде. 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International