Әлмәттә урып-җыю башланды

2016 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Кичә район хуҗалыклары уракка төште.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Наил Усманов әйтүенчә, быел ул узган елга караганда 3 көнгә алданрак башланган. Кичә 7 хуҗалык чыккан булса, бүген инде 80 процент урып-җыюга керешкән. Барлык комбайннар да комбайнчылар белән тәэмин ителгән, механикалаштырылган отряд та эшли башлаган. Әлегә уртача уңыш гектарыннан 22,5 центнер тәшкил итә. Бүген хуҗалыклар уҗым арышын җыю белән мәшгуль. Комбайнчыларга карата кызыксындыру чаралары агымдагы елда да каралган.

"Әлмәт таңнары" - Татмедиа

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International