Шәһәрдә «аутизм» диагнозлы балаларны реабилитацияләү шартлары тудырылачак.
Бу хакта 21 нче мәктәптә Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров, Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Хәлимов, район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, «Гадәти булмаган балалар» иҗтимагый оешмасы җитәкчелеге һәм башкалар катнашында узган киңәшмә сүз барды. Инклюзив белем бирү мәйданчыгы итеп 21 нче мәктәп сайланган. Инде белгечләрдән торган команда тупланган. Әлеге балалар махсус программа буенча укытылачак. Беренче этапта биш баланы укыту планлаштырыла.
"Әлмәт таңнары" - Татмедиа