18 июль көнне шәһәр советы утырышында төп сорауларның берсе – Әлмәттә «Светоч» рухи-мәгърифәтчелек үзәге төзү хакында иде.
Әлеге утырышта Әлмәт һәм Бөгелмә епископы, владыка Мефодий, чиркәү хезмәткәрләре катнашты.
Тәкъдим ителгән проектларны тикшереп, фикер алышкан соң шәһәр советы вәкилләре бер фикергә килделәр. Пушкин урамының 49 йортында бинаны төзергә һәм парковка төзү мәсьәләсен дә игътибарга алырга.
- Киләчәктә әлеге объект Әлмәттнең социаль һәм мәдәни хезмәт итү үзәге булып торыр дип ышанып каласы килә, – дип ассызыклады Марат Нилевич Гирфанов.