«Йолдызлы десант» республика проекты программасы авыр тормыш шартларында тәрбияләнүче балалар өчен 2006 нчы елдан яшьләр һәм спорт эшләре буенча ТР министрлыгы тарафыннан тормышка ашырыла. 10 ел дәвамында әлеге программа республика шәһәрләре һәм районнарында популярлашты. Әлеге вакыт дәверендә 94 смена оештырылып, 12 яшьтән 15 яшькә кадәр 5 меңгә якын яшүсмер ял итте.
Быел «Йолдызлы десант» лагерендә Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Бөгелмә, Чирмешән, Сарман һәм Мөслим районнары балалары да ял итте.
12 июль көнне Әлмәт торба заводының «Жемчужина» лагеренда беренче смена ачылды, әлеге сменада 50 бала ял итү күздә тотыла. Биредә алар өчен барлык шартлар да тудырылган: биш тапкыр ашау, хәрби-спорт уеннары, төрле эстафеталар, социаль–психологик интерактив чаралар һ.б.