Районда капиталь ремонт 50 % ка үтәлгән дип белдерсәләр дә, әле җиң сызганып башкарасы эшләр шактый.
Бу атнада район башлыгы Айрат Хәйруллин капиталь ремонт программасына кергән 25 йортны карап, тикшереп чыкты. Барлык подряд оешмаларга эшне 15 августка кадәр төгәлләргә кирәк булса да, кайбер йортларда эш башланып кына килә әле. Ә лифтларны алмаштыру сентябрь азагына кадәр тәмамланырга тиеш. Быел районда 36 лифтны яңарту каралган. Аның 6 сын монтажларга керешкәннәр инде.
- Капиталь ремонт кергән йортларның әйләнә-тирәсенә дә игътибар
бирергә кирәк. Төзүчеләрдән калган чүпләрне дә вакытында чыгарырга кирәк. Яшәүчеләргә уңайсызлыклар булмасын. Бу елны ишегалларындагы юлларга да ремонт керәчәк, - диде район башлыгы.
Әлмәт районындагы йортларны ремонтларга быел 260 миллион сум акча бүленеп бирелгән.
- Төзүчеләр аз гына срокка сыешмый. Безне шул гына куркыта.
Куркынычсызлык техникасы буенча хилафлыклар очрады. Кайдадыр чүпләрне түкмәгәннәр. Бу атнада подряд оешма хезмәткәрләренә куркынычсызлык буенча укулар оештырылачак, - дип белдерде торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры Александр Шаронов.
"Әлмәт таңнары" -Татмедиа