Татарстанда урып-җыю кампаниясе план буенча бара. 216 гектар мәйданда 661 тонна ашлык суктырылган. Уңыш гектарыннан 30,6 центнер чыга. Бүген бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бәян итте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Киңәшмәне ТР Хөкүмәте йортында видеоконференция режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
"Татарстанда ун район бөртекле культураларны урып-җыюга кереште. Бу эштә Апас районы алда бара. Анда 165 гектар мәйданда 495 тонна ашлык суктырылган", - диде Марат Әхмәтов. Азнакай районында 20 гектардан 60 тонна икмәк суктырылган. Алексеевск районында да күрсәткечләр шундый ук. Нурлат районында исә 11 гектардан 46 тонна бөртек алганнар.
"Бөтен Татарстан буенча уракны башлау өчен һава торышы шартлары кулай. Бу атнада республика икмәк җыюга күмәк керешергә тиеш", - диде Марат Әхмәтов. Министр алдагы берничә көндә район башлыкларына басуларның торышын бәяләргә киңәш итте.
Ведомство башлыгы тармактагы төп казаныш дип Татарстанда мөгезле эре терлекнең баш санын саклап калуны саный. "2016 елның 1 июленә республикада 1048,8 мең баш мөгезле эре терлек бар, шул исптән 363,1 мең баш сыер, аларның 247,7 мең башы авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына, ә 115,4 меңе шәхси хуҗалыкларга туры килә", - дип төгәл саннарны атады министр.
Татарстанда 510 меңнән артык баш дуңгыз, 409 мең баш тирәсе сарык һәм кәҗә асрала. Ә кош-корт саны - 17 млн-га якын.
Беренче яртыеллыкта тере авырлыкта 217 мең тонна терлек һәм кош ите сатылган. Бу 2015 елның әлеге чорына карата 4 проценттан артыграк. Сөт җитештерү исә 2 процентка күбәйгән, ул 888 мең тонна сатылган. 6 айда 580 млн данә диярлек йомырка сатылган.
"2016 елның беренче яртыеллыгында Татарстан авыл хуҗалыгы тармагыннан кергән табышның 80 процентка якыны, яки 30 млрд сум - терлекчеләр эше нәтиҗәсе", - дип белдерде Марат Әхмәтов.
"Татар-информ" МА