Әлмәттә шимбә көнне « Мәдәни мохит» проекты кысаларында чаралар үтте

2016 елның 17 июле, якшәмбе

«Культурная среда города» проекты әлмәтлеләргә яхшы яллар бүләк итте. “Шәмсенур” паркында «Иске Әлмәт» милли-мәдәни үзәгенең чыгышы белән башланып китте. Шулай ук язучылар союзы әгъзалары М.Әхмәтшина, Р.Фахретдинова, «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәсе әгъзалары Л.Фәхретдинова, Р.Солтанова, Г. Әюпова һәм яшь шагыйрьләр Э.Шәйдуллина, Р.ХӘйбреев, Д.Детистов шигырь сөючеләр игътибарына үзләренең шигырьләрен тәкъдим иттеләр .

"Яшьлек" паркында «Ике йолдыз» дуэты концерты чыгышларын халык алкышлап каршы алды.

Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында «Уйна гармун, уйна - играй, гармонь» концерты булып узды.

Балалар өчен әдәби мәйданда кызыклы программа оештырылган иде. Әлеге бәйрәм уеннар һәм конкурслар белән үрелеп барлды.

Чехов урамында Әлмәт рәссамнары мастер-класслар үткәрделәр, портретлар ясау белән шөгыльләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International