Әлмәттә "Дуслык" балалар-сәламәтләндерү лагерында республиканың яшь геологлары арасында III кыр олимпиадасы ачылды. Чара Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
Чарада Россия экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары - җир асты байлыкларын куллану буенча федераль агентлык җитәкчесе Евгений Киселев, Россия энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Абдулганиев, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов катнашты.
Олимпиада 11-17 июльдә сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, геология фәненең иң яхшы традицияләрен пропагандалау максатыннан үткәрелә. Анда Татарстаннан 5 команда, Кырымның Бакчасарай районыннан һәм Казахстанның Усть-Каменогорск шәһәре командалары катнаша.
Рөстәм Миңнеханов олимпиада катнашучыларны сәламләде, нефть республика үсешенең нигезе һәм яңа кадрлар тәрбияләү мөһим, дип билгеләп үтте.
Бүген республиканың 38 мәктәбендә балалар «геология» тармагы буенча шөгыльләнә. Татарстан укучылары конкурсларда да җиңүләр яулый.
Россия экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Евгений Киселев биредә тупланган тәҗрибә яшь геологларга дөрес юнәлеш сайларга, тормышларын геология белән бәйләргә ярдәм итәчәк дип ышануын белдерде.
«Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, геолог һөнәренең мөһим һәм абруйлы булуын белдерде.
Марафон дәвамында яшь геологлар командалары төрле ярышларда сынашачак.