Татарстанлыларны купюралардагы Казан символлары өчен активрак тавыш бирергә чакыралар

2016 елның 12 июле, сишәмбе

Татарстан башкаласы 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнот символлары өчен тавыш бирүдә катнаша.

Яңа банкнотларда урын алырга мөмкин булган символларны сайлау максатында Твоя-Россия.рф сайтында алып барыла торган тавыш бирүдә Казан символлары дүртенче урынга күтәрелде.Соңгы мәгълүматларга караганда, Твоя-Россия.рф сайтында алып барылган сораштыруда, Казан өчен 130 362 кеше тавыш бирергә өлгергән. Өченче урында баручы Ерак Көнчыгыш (131 710) белән безне санаулы гына тавышлар аерып тора. Ә лидерлардан бераз калышабыз. Бездән алда – Севастополь (132 805) һәм Волгоград (135 657).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International