Татарстанда торак төзелеше былтыргыга караганда җиде процентка арткан

2016 елның 10 июле, якшәмбе

Ел башыннан Татарстанда 1 млн 139 мең кв метр торак файдалануга тапшырылган. Бу узган елның әлеге чорына карата 107 процент тәшкил итә. Бүген бу хакта республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин бәян итте. Чараны ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Республикада социаль ипотека программасы кысаларында 1967 фатирга исәпләнгән 62 йорт тапшырылган. Әлеге объектларда бизәкләү эшләре бара, дип өстәде И.Фәйзуллин. 

Ветераннарның торак шартларын яхшырту программасы кысаларында 42 йорт төзелә.

Ирек Фәйзуллин модульле фельдшер-акушер пунктлары төзелешен турында да сөйләде. Аның сүзләренчә, 43 муниципалитетта сафка бастырылучы барлык 60 объектта да фундамент монтажланган, 55 ФАПка инженерлык челтәрләре үткәрелгән.

"Татар-информ" МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International