Әлмәттә велосипед юлы төзү тулы куәткә бара. Хәбәр иткәнебезчә, калабызда быел барлыгы 50 км озынлыгында юл төзеләчәк.
“ГУАД” МУП директорының беренче урынбасары Альберт Хәләпов билгеләп үткәнчә, бүген 15 километр озынлыгындагы челтәрне ясау белән мәшгульләр.
– Агач кисәргә туры килсә, аның урынына берничәне утыртачакбыз, – диде Альберт Хәләпов.
Юл заманча технологияләр, конструкцияләр кулланып төзелә.
"Әлмәт таңнары"-Татмедиа