Әлмәт һөнәри колледжында абитуриентлар кабул итү бара. Агымдагы елда 9 класс базасында "Технология машиностроения", "Станочник (металлообработка)", "Электромонтер по ремонту и обслуживанию электрооборудования", "Техническая эксплуатация и обслуживание электрического и электромеханического оборудования", «Сварщик (ручной и частично механизированной сварки)» һөнәрләре буенча укыту булачак. 125 бюджет урыны бүлеп бирелгән. Кабул итү кампаниясе 15 августка кадәр дәвам итәчәк.