Әлмәт малайлары сынатмады

2016 елның 6 июле, чәршәмбе

Әлмәт укучылары судно модельләре спорты буенча ярышларда катнаштылар.

Мәскәү янында «Воздвиженское» парк-отелендә узган ярышларда безнекеләр сынатмады.  Кострома, Ленинград, Мәскәү, Липецк, Брянск, Мурманск өлкәләреннән, Екатеринбургтан һәм Татарстаннан килгән малайлар арасында әлмәтлеләр яхшы нәтиҗә күрсәтте: Руслан Шәрәфетдинов - «Хәрби корабльләр» классында 1 нче урын, Айдар Хәбибуллин «Радио белән идарә ителә торган корабльләр» классында 3 нче урын, Наил Зыятдинов – шул ук класста 4 нче урын, Даниил Максимов – 5 нче урын. Команда 5 нче урынга чыккан.
 

"Әлмәт таңнары"-Татмедиа

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International