Бүген Татарстан нефтенң 60 еллыгы исемендәге ял паркында тантаналы шартларда Яшьләр көнен билгеләп уздылар. Яшьләрне әлеге бәйрәм белән тәбрикләргә Әлмәт муниципаль райоы башлыгы Айрат Хәйруллин килгән иде. Публиканы сәламләп ул үзенең иң изге теләкләрен җиткерде. « Тормышны яратыгыз һәм яңа җиңүләргә омтылыгыз!»,– диде ул яшь буынга мөрәҗәгать итеп. Очрашу ахырында төрле өлкәләрдә активлык күрсәткән егет–кызларга Мактау грамотлары тапшырылды.