Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов гражданнарны аварияле торактан күчерү программасы буенча эшләрне активлаштыруны йөкләде.
Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Хөкүмәт йортында узган традицион республика барлык районнар катнашында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә Премьер-министр Илдар Халиков та катнашты.
Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин торак һәм социаль объектларны төзү, капиталь ремонтлау һәм башка республика программаларын тормышка ашыру турында сөйләде.
Күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау эшләре районнардагы 830 объектның 790нында башланган. 2016 елда әлеге программага 4 млрд 725 млн сум акча каралган, мәйданы 4,7 млн кв м тәшкил иткән барлыгы 830 күп фатирлы йорт төзекләндереләчәк. 194,5 мең кешенең торак шартларын яхшырту ниятләнә.
Докладчы сүзләренчә, 1 июльгә белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау эшләре программага кергән барлык объектларда бара. Быел 95 мәгариф учреждениесен, шул исәптән 15 коррекция мәктәбен, 53 мәктәпкәчә белем бирү оешмасын төзекләндерүгә 1,9 млрд сум акча бүленгән.
Ресурс үзәкләрен (көллиятләрне), мәдәният учреждениеләрен, яшүсмерләр клубаларын капиталь ремонтлау барлык планлаштырылган объектларда бара.
Республика муниципаль берәмлекләре җирлекләре советы биналарын төзекләндерү программада кергән барлык 78 объектта башкарыла. 51 объектта эшләр тәмамланган.
Киңәшмә барышында министр гражданнарны аварияле торактан күчерү программасын тормышка ашыру турында да сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәлә аерым контрольдә тора дип билгеләп узды һәм әлеге программа кысаларында торак төзү эшләрен активлаштырырга йөкләде.
ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры хәбәр иткәнчә, республикада ягып җылыту сезонына әзерлек бара, штаб оештырылган һәм беренче утырыш та үткәрелгән. Бүгенгә 4766 йорт яны җылыту системасы, җылыту казаннарының 55 процентка якыны, җылылык челтәрләренең 44 проценттан артыгы әзерләнгән.
Алга таба И.Фәйзуллин сыер абзарлары һәм яшелчә саклау урыннарын капиталь ремонтлау, силос-сенаж чокырларын төзү турында бәян итте. Әйтик, 301 сыер абзары һәм 118 машина-трактор паркын ремонтлау, 132 силос-сенаж чокырын төзү, тагын 30 яшелчә саклау урынын капиталь ремонтлау каралган.
2016 елга су саклау зоналарын программасын тормышка ашыру турында сөйләгәндә, министр 20 муниципаль берәмлектә 21 объктны төзекләндерү ниятләнгәнне әйтте.
Моннан тыш, "Парклар һәм скверлар" программасы буенча 36 муниципаль берәмлектә 42 объектта эшләр башкарыла (исемлеккә 36 мунициаль берәмлектәге 43 объект кертелгән).
Киңәшмәдә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Саескан Тавы янында Чулман аша күпер, Зәйдә Алнаш - Бөгелмә тимер юлы аша юлүтткәргеч төзү һәм башка проектларны тормышка ашыру турында сөйләде.
"Татар-информ" МА