Айрат Хәйруллин: "Безнең вакытта терроризм - кырыс чынбарлык, шуңа күрә әлеге шартларда ял итү, "бәлки"гә ышану - җинаять"

2016 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Әлмәт муниципаль районының террористлыкка каршы комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Аның эшендә комиссия әгъзалары, хокук саклау органнары, оешмалар  җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм гомумбелем учреждениелары директорлары, идарә итүче компанияләр катнашты. Кереш сүзендә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин киләчәк Дәүләт Думасына сайлауларның быел әһәмиятле вакыйга булып торуын билгеләде.  

Башкарма комитетның җитәкчесе Марат Гирфанов 2016 елның 27 маенда узган террористлыкка каршы комиссия утырышында кабул ителгән протокол турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International