Башкарма комитетта Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗия Хайдарова рәислеге астында наркотикларга каршы комиссиянең планнан тыш утырышы узды. 2016 елның 5 ае нәтиҗәләре буенча Әлмәт районы буенча РФ ЭЭМ Бүлегенең НЗӘККБ ҖЭБ эше нәтиҗәләре турында доклад белән Әлмәт районы буенча РФ ЭЭМ НЗӘККБ ҖЭБ башлыгы Илфат Зәйтунов чыгыш ясады. Ул Әлмәт шәһәрендә наркотик кулланучылар арасында кустарь җитештерүнең һәм өй шартларында кондитер мәге (мәк саламы экстракты, ацетилен әфьюны) орлыкларыннан ясалган әфьюн төркеменең наркотик даруларын куллану популяр булуын билгеләде.