Әлмәт муниципаль районының башкарма комитеты 19.07.2016 билгеләнгән муниципаль милекне сату буенча ачык аукцион торглар турында хәбәр итә:
- Әлмәт шәһәре, "Урсалы" микрорайоны, Владимир Тюгаев урамы, 19 адресы буенча урнашкан төзелеше тәмамланмаган 111,7 кв.м. мәйданындагы бер квартиралы торак өй һәм 966 кв.м. мәйданындагы җир участогы. Башлангыч бәясе - 2 171 000 (Ике миллион йөз җитмеш бер мең) сум;
- Әлмәт районы, Түбән Мактама шәһәр тибындагы поселогы, Некрасов урамы, 20Б адресы буенча урнашкан 250,6 кв.м. мәйданындагы пар казаннары бинасы һәм 1843 кв.м. мәйданындагы җир участогы. Башлангыч бәясе - 767 000 (Җиде йөз алтмыш җиде мең) сум.