"Татнефть" ГАҖ һәм район муниципалитеты ярдәме белән 18 июньдә старт алган җәйнең иң масштаблы иҗади проектларының берсе "Шәһәрнең мәдәни тирәлеге" иҗади проекты бу атнада нефть башкаласында яшәүчеләргә һәм кунакларга кабат күп кенә тәэсирләр һәм уңай хисләр калдырды. 25 июнь көнне мәдәни-күңел ачу программалары шәһәрнең 9 мәйданында җәелеп китте.