Әлмәт муниципаль районында юлларны төзекләндерү дәвам итә

2016 елның 25 июне, шимбә

Тузган юл өслекләрен торгызу эше Зәй-Бохарай - Урсаево – Әлмәт, Рус Акташы – Азнакай һәм башка юлларда башкарылган. Бүген ремонт Кузай-Нурлат, Чаллы-Зәй-Әлмәт юлларында алып барыла. Авылларда ремонт планлаштырганның яртысыннан артыгы күләмендә башкарылган инде. Шәһәр эчендә квартал эчләрендә кайбер урамнарда төгәлләнгән. Хәзер эш Белоглазов, 56;  Гафиятуллин, 20, Җәлил, 35; Совет, 197; Төзүчеләр проспекты,.47 А, 49 А, 55; Тельман, 67;  Тукай проспекты, 54, 54 А; Тюленин, 21, 23, 25, 27, 27 А; Шевченко, 15 нче йорт участокларында бара. Быел 17 ишегалды юлы ремонтланачак.

"Әлмәт таңнары", Татмедиа

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International