Татарстанда туфракта дым җитми - Марат Әхмәтов

2016 елның 25 июне, шимбә

Татарстанда янә корылык күзәтелә. Бу хакта республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Видеоконференция режимындагы киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.

"Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе Бөгелмә посты буенча туфракта дым җитмәүне раслады", - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. Явым-төшемнәр уртача күп еллык дәрәҗәдән күпкә азрак яуган. Туфракта көз-кыш айларында тупланган дым эсседә парга әйләнә.

Докладчы сүзләренчә, иң мөһим һәм нәтиҗәле алым, өстәвенә артык чыгымлы да түгел - яфрактан тукландыру.

"Бөгелмә районындагы "Нур" һәм "Рассвет" һәм Югары Ослан районындагы "Заря" кебек хуҗалыклар әлегә яфрактан тукландыруга керешмәгән дә. Хәзер чәчүлекләргә салкын карау дистәләгән миллион сум табышны кулдан ычкындыруга китерергә мөмкин", - диде ул.

Көзге культураларын җыю эшенә 10 июльгә әзер булырга кирәк, дип таләп итте министр. Узган 2015 елда Яңа Чишмә, Чирмешән, Мөслим, Баулы, Бөгелмә һәм башка районнар урак өстенә соңга калып чыкты. 10 көнгә соңару ашлыкның 20 процентын, ә 20 көнгә соңару 45 процентын югалтуга китерә.

Күпъеллык үләннәрнең беренче каты чабылып беткән 1 млн 114 мең тонна сенаж һәм 293 мең тонна печән салынган. Бу эштә Зәй, Сарман, Нурлат, Апас, Азнакай, Мамадыш һәм Түбән Кама районнары алдынгылар рәтендә, анда бер шартлы мөгезле эре терлек башына 10 центнердан артык азык берәмлеге әзерләнгән (республика буенча - 8,1 ц). Ә менә үз мал-туары өчен җитәрлек күләм азык әзерли алмаган Кама Тамагы, Әгерҗе, Кайбыч, Менделеевск һәм Аксубай районнарына министр хәзердән үк күршеләре белән кышка терлек азыгы сатып алу турында килешергә киңәш итте.

"Татар-информ" МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International