Татарстанда ел башыннан 1 миллион квадрат метрдан артык торак төзелгән

2016 елның 25 июне, шимбә

Ел башыннан алып, 24 июньгә кадәр Татарстанда 1 млн 21,7 мең кв м торак файдалануга тапшырылган. Бу узган елның әлеге чорына карата 106 процент тәшкил итә дип белдерде ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин республика киңәшмәсендә.

Видеоконференция режимындагы киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.

"Социаль ипотека программасы буенча Татарстанда ел башыннан гомум мәйданы 103 мең кв м тәшкил иткән 60 йорт тапшырылды", - дип хисап тотты министр. Тагын 121 объектның әзерелеге югары дәрәҗәдә.

"187 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм аларга тиңләштерелгән затлар быел яңа йорт һәм фатирларга күченәчәк. 44 объектның 38е югары һәм уртача әзерлек дәрәҗәсендә", - диде Т.Фәйзуллин.

 Ятим балалар өчен 52 фатир сайлап алу эшләре тәмамланган. Тиздән 16 күп балалы һәм 81 яшь гаилә дә өй туйларын уздырачак.

Моннан тыш, республикаңа участок полицейскийлары өчен 18 йорт һәм 45 авыл клубы (аларның алтысы файдалануга тапшырылырга әзер) сафка бастырыла. Сәламәтлек саклау, ветеринария, мәдәният һәм спорт объектларын төзү һәм ремонтлаү эшләре дә дәвам итә.

"Татар-информ" МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International