Әлмәттә Хәтер һәм кайгы көненә багышлап митинг узды

2016 елның 22 июне, чәршәмбе

1941 ел, 22 июнь. Дәһшәтле бу көнгә бүген 75 ел.

 Шуның кадәр вакыт аерып торса да, ул елларның шаһиты булганнар әле дә кайгы белән сугарылган бу көнне аермачык хәтерлиләр.  Әлмәтлеләр  Хәтер һәм Кайгы көне уңаеннан  бүген кабаттан Мәңгелек ут янына җыелды. Ә аңа кадәр, кичә кичен “Хәтер шәме” Бөтенроссия акциясенә кушылды. Мәңгелек ут мәйданы кичке сәгать унда кулларына шәм тоткан әлмәтлеләр, калабыз кунаклары белән тулды. Җиңү көнендәге кебек бүген дә батыр каһарманнары искә алучылар күп булды. Хәтер тутыкмый. Нәкъ 75 ел элек 22 июньдә Әлмәттә Сабантуй билгеләнгән була. Хыяллар, планнар, бәйрәм кәефе челпәрәмә килә. 1941-45 елларда Әлмәт һәм Акташ хәрби комиссариатларыннан 19 меңләп якташыбыз сугышка китә. Шуларның 8509 ы Ватаныбыз азатлыгы өчен яу кырында һәлак була һәм хәбәрсез югала. Батыр якташларыбызның данлы исемнәре генә кайта.

Митингта район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова һәм башкалар чыгыш ясады.  Яу кырында ятып калган якташларыбыз бер минутлык тынлык искә алынды. Шәһәр паркындагы Мәңгелек ут яны чираттагы тапкыр чәчәкләр белән тулды.

"Әлмәт таңнары", Татмедиа

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International